Иртәгә Казанда «Россия урманнарын тергезүнең көнүзәк мәсьәләләре һәм Россия имәнлекләре» фәнни-практик конференциясе башлана

2014 елның 3 июне, сишәмбе

Конференцияләрне оештырырга Урман хуҗалыгы федераль агентлыгы, Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы, Бөтенроссия урманчылык һәм урман хуҗалыгын механикалаштыру фәнни тикшеренү институты, Россия урманнарны саклау үзәге, Архангельск ш. Төньяк урман хуҗалыгы фәнни тикшеренү институты алынды.

Конференциянең бурычы – пленар утырыштан һәм ТР урман хуҗалыклары белән танышудан соң Россия һәм Татарстан имәнлекләрендә урман яңарту һәм урман хуҗалыгын алып бару чаралары комплексын планлаштыру, оештыру, технологик тәэмин итүне камилләштерү буенча тәкъдимнәр әзерләү. Пленар утырыш 4 июньдә ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында уздырыла, 5-6 июньдә конференциядә катнашучылар Саба һәм Кайбыч урманчылыкларына баралар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International