Республика урманнарында 4-5 класслы янгын куркынычы игълан ителде. Азнакай урманчылыгы җитәкчесе И.Р.Кашапов, Азнакай районы дәүләти янгын күзәтчелеге бүлеге башлыгы Б.А.Шәйхетдинов һәм Азнакай районы буенча ТР ГтХМ идарәсе башлыгы Р.Т.Хәйруллин журналистлар өчен урман янгыннарын булдырмау темасына брифинг үткәрделәр. И.Р.Кашапов республика урманнарындагы хәлләр турында сөйләде һәм хәбәр чаралары вәкилләреннән газеталарда, радио һәм телевидениедә белешмә бирүләрен, аңлату эшләре алып баруларын сорады.