25 апрельдән соңгы чорда Татарстанның табигать саклау инспекторлары республика сулыкларында 244 табигать саклау законнарын бозу очрагын ачыклады

2014 елның 9 июне, дүшәмбе

Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгының 2014 елның 10 апреле боерыгына ярашлы рәвештә үткәрелүче «Уылдык чәчү – 2014» операциясе барышында Татарстан дәүләти табигать саклау инспекторлары республика сулыкларында 244 табигать саклау законнарын бозу очрагын ачыклады. РФ КоАП 8.39 статьясы буенча административ хокук бозу турында 98 беркетмә төзелде. РТ буенча Эчке Эшләр министрлыгына җинаять эше кузгату өчен 33 материал тапшырылды. Операция барышында табигать саклау законнарын бозучылардан 142 законсыз җиһаз, шул исәптән 133 җәтмә, шулай ук 172.4 кг балык йолып алынды. Физик затларга барлыгы 285 мең сумлык штрафлар салынды, 168.6 мең сумлык зыян дәгъвә ителде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International