Конкурсның бурычы – урман комплексында эшләүчеләр арасында Татарстан беренчелеген тергезү һәм тармак хезмәткәрләренең һөнәри осталыгын күтәрү. Анда барлык «Урман» дәүләти бюджет оешмаларының агач аударучы яисә форвардер һәм харвестер операторы квалификациясенә ия булган эшчеләреннән торган командалар катнаша.
Ярышлар программасы берничә этаптан тора: урман кишәрлегендә агач аудару, бензин пычкысының чылбырын алыштыру, комбинацияле кисү юлы белән агач бунау, төгәл бунау, ботак кисү һәм команда эстафетасы. Йомгаклар буенча Кировта узачак Бөтенроссия конкурсында катнашу өчен Татарстан җыелма командасы төзеләчәк.