Татарстан Президенты Казанның тарихи үзәген күзәтеп йөрде

2014 елның 12 июне, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Казан үзәгендәге яңа төзелеш объектларын һәм яңадан торгызырга кирәкле тарихи биналарны күзәтеп йөрде. Аны Казан мэры Илсур Метшин, ТР Президенты ярдәмчесе Олеся Балтусова, ТР төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин, ТР мәдәният министры Айрат Сибгатуллин озата йөрде.

Күзәтүдә катнашучылар сәүдәгәр Бигаевның ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы яңадан торгызган агач йортында булдылар (Париж Коммунасы ур., 18). Аның күршесендә исә 1861 елгы ярым җимерек «Кәримовлар типографиясе һәм хәрефханәсе» дигән, Б литерлы мәдәни мирас булган кирпеч бина тора. Бу бинаны сатып алган инвестор бүген Татарстан Президентын: алда торган эшләр катлаулы булса да, бина торгызылачак, дип ышандырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International