Конкурсның бурычы – урман комплексында эшләүчеләр арасында Татарстан беренчелеген тергезү һәм тармак хезмәткәрләренең һөнәри осталыгын күтәрү иде. Анда барлык тармак оешмаларының агач аударучы яисә форвардер һәм харвестер операторы квалификациясенә ия булган эшчеләреннән торган командалар катнаша.
Конкурсны ачканда ТР урман хуҗалыгы министры Наил Мәһдиев: «Татарстанның урман хуҗалыгы эшчәннәре алдында урманнарны саклау һәм яңадан торгызу бурычлары гына түгел, алардан рациональ файдалану бурычлары да тора. Бу заманда яңадан-яңа технологияләр, инструментлар барлыкка килә һәм камилләшә, ә урман кисүче, харвестер һәм форвардер операторы һөнәре урман комплексында иң алдынгы һәм хөрмәтле һөнәргә әверелеп килә», – дип белдерде.
Ярышларның төп судьясы – Вологдадан килгән, мондый ярышларда судьялык итү буенча инде унбиш еллык тәҗрибәсе булган Николай Орлов иде, ул конкурсны оештыру кимәлен һәм катнашучыларның осталыгын югары бәяләде.
Ярышлар программасы берничә этаптан торды: урман кишәрлегендә агач аудару, бензин пычкысының чылбырын алыштыру, комбинацияле кисү юлы белән агач бунау, төгәл бунау, ботак кисү һәм команда эстафетасы. Шобагадан соң һәр командага Мишәбаш участок урманчылыгында кишәрлек бүлеп бирелде. Һәр номинациядә җиңүчеләр билгеләнде. Призлы урыннарны Саба өйрәнү-тәҗрибә урман хуҗалыгы, «Нурлатлес» һәм «Арчалес» дәүләти бюджет оешмалары алды.
Җиңүчеләрдән торган Татарстан җыелма командасы агач аударучыларның 19-21 июньдә Киров өлкәсендә узачак Россия чемпионатында катнашачак.