«Яшәү өчен су – тере табигатьтә»

2014 елның 16 июне, дүшәмбе

Быелгы «Парклар маршы» табигать саклау акциясе шундый девиз астында узды. Максаты – аеруча саклаулы табигать территорияләренең экологик әһәмиятен пропагандалау, яшь буында су ресурсларына һәм сулыклар тереклегенә карата сак мөнәсәбәт тәрбияләү иде. Бу халыкара акциянең Россия координаторы – Мәскәү ш. Кыргый табигатьне саклау үзәге булды.

Акция Татарстанның 20 муниципаль районында, белем үстерү, конкурслар, хезмәт, бәйрәм, хисап этапларында уздырылды. Республиканың дәүләти табигать тыюлыклары администрацияләре оештырган чараларда 25.4 меңнән артык кеше катнашты. Бу эштә 279 предприятие һәм оешма актив ярдәм күрсәтте.

Акция кысаларында урманнарны, сулык ярларын чүп-чардан чистарту, яшелләндерү һ.б. буенча 122 экологик десант оештырылды, аларда 9 меңләп кеше катнашты. «Парклар маршы»н 26 хәбәр чарасы яктыртты, 20 газетада 34 мәкалә бастырылды.

«Тыюлы табигать дөньясы» балалар рәсемнәре конкурсында республиканың 199 мәктәбеннән 4276 бала; «Кыргый табигать утраулары» фотоконкурсында 186 мәктәптән 2394 бала; «Лукоморье» хикәяләр, әкиятләр, шигырьләр конкурсында 171 мәктәптән 1644 бала катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International