Лубян урман-техник колледжын (урман хуҗалыгы техникумын) тәмамлаучы күпләр урман хуҗалыгы җитәкчеләре, башкаручы белгечләре булып республикабызда да, аннан читтә дә эшли. “Урман һәм урман-парк хуҗалыгы”, “Бакча-парк һәм ландшафт төзелеше”, “Экономика һәм бухгалтер исәбе” белгечлекләре буенча дипломнарны быел 72 даими укучы һәм 19 читтән торып укучы студент алачак. Имтиханнарның дәүләт комиссиясенә Татарстан урман хуҗалыгы министры урынбасарлары Харис Мусин һәм Рәмил Мәхмүтов рәислек итә. Колледжны тәмамлаучыларга дипломнар 27 июньдә биреләчәк.