Урман хуҗалыгы, шул исәптән селекция-орлыкчылык комплексын үстерү өлкәсендә тәҗрибә алмашу максатыннан, министр Наил Мәһдиев җитәкләгән Татарстан урман белгечләре делегациясе Ленинград өлкәсе Табигый байлыклар комитеты рәисе А.Эглит һәм Ленинград өлкәсе вице-губернаторы – Агроиндустия һәм балык хуҗалыгы комплексы комитеты рәисе С.Яхнюк белән очрашты.
Делегациянең эш программасына Выборг районындагы “Линдул карагай урманы” – ЮНЕСКОның Бөтендөнья мирасы объекты булып торган аеруча саклаулы табигать территориясе белән танышу, Сосновка бистәсендәге “Русь” төзелеш компаниясенең агач эшкәртү фирмасына бару, рекреация һәм арендаторлар буенча, шулай ук Ленинград өлкәсе районнарында урман хуҗалыгын алып бару буенча эш тәҗрибәсен өйрәнү кертелгән иде.
Луга урман селекция-орлыкчылык үзәге территориясендә Татарстан һәм Ленинград өлкәсе урман белгечләре Дуслык аллеясына нигез салдылар.