Быел җәй азагында Kastamonu Integre Төркия инвесторының йомшак яфраклы агач эшкәртү һәм агач плитәләр ясау заводының беренче чираты эшкә кушылачак. Бу проектны тормышка ашыру республикада табигый-экологик шартларны яхшыртырга, күп кенә табигатьтән файдалану һәм урманнарны тергезү проблемаларын чишәргә, агачны тирән эшкәртү буенча алдынгы технологияләрне үзләштерергә ярдәм итәчәк, заманча һәм кирәкле эшләнмәләр чыгарырга, яңа эш урыннары булдырырга мөмкинлек бирәчәк. Төрек предприятиесен эшкә кушу белән Татарстанда актив агач эшкәртү башлана, моның өчен Comatsu фирмасының заманча агач әзерләү машиналары сатып алынган, Урман транспорт компаниясе төзелгән, анда исә агачны урманчылыклардан завод мәйданнарына манипуляторлы КамАЗлар ташыячак.