ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы делегациясе Идел буе дәүләт технология университетында булды

2014 елның 1 июле, сишәмбе

Университет ректоры Евгений Романов министрның беренче урынбасары Харис Мусин җитәкләгән Татарстан белгечләрен уку йортының урманчылык юнәлешендәге белем бирү, фән һәм инвестиция потенциаллары белән таныштырды. Урман индустриясе һәм механика-машина факультетларында урманнарны яңадан торгызу һәм агач әзерләү өлкәсендәге эшләнмәләр тәкъдим ителде. Делегация шулай ук университетның биотехнология лабораторияләрен, ботаника бакчасын карады.

ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы һәм Идел буе дәүләт технология университеты арасында Татарстан Республикасының урманчылык комплексын кадрлар белән һәм фәнни-техник яктан тәэмин итү өлкәсендә хезмәттәшлек ниятләре турында беркетмәгә кул куярга килешенде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International