ТР урман хуҗалыгы министры Наил Мәһдиев 2014 елгы нефть саммитында катнаша

2014 елның 4 июле, җомга

ТР Президентының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, нефть саммиты 14нче тапкыр үткәрелә, шуның 5нчесендә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислек итә. Чарада нефть чыгару компанияләре җитәкчеләре һәм нефть чыгару районнарының хакимият башлыклары катнаша. 2014 елга саммитта тикшерелә торган сораулар арасында – Татарстанның ягулык-энергетика комплексын 2006-2020 елларда үстерү программасы, скважиналар төзүдә яңа технологияләр иңдерү тәҗрибәсе, пластларның нефть бирүчәнлеген күтәрүдә яңа технологияләр куллану һәм башкалар.

ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы һәм В.Д.Шашин ис. “Татнефть” ААҖ арасында 12677.65 га урман кишәрлекләрен арендалау турында 187 килешү төзелгән. 12677.65 га тулай мәйданда урманнарны үзләштерү проектларына 186 уңай дәүләти экспертиза нәтиҗәсе чыгарылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International