2014 елның июненнән сентябренә кадәр Идел буе федераль округы буенча Урман хуҗалыгы департаменты округка кергән барлык РФ субъектларында “Россия Федерациясе Урман кодексына һәм Административ хокук бозулар турындагы Россия Федерациясе кодексына үзгәрешләр кертү турындагы” 28.12.2013 № 415-ФЗ федераль законы кагыйдәләренең үтәлеше буенча киңәшмәләр һәм “түгәрәк өстәл”ләр үткәрә.
Беренче региональ киңәшмә Казанда үткәрелде. Анда катнашучыларны министрның беренче урынбасары Харис Мусин тәбрикләде. Киңәшмәдә шулай ук Урман хуҗалыгы федераль агентлыгының Хокук идарәсе башлыгы Иван Советников, “Рослесинфорг” федераль идарәсе генераль директоры урынбасары, 28.12.2013 № 415-ФЗ федераль законы кагыйдәләрен тормышка ашыру буенча проект төркеме җитәкчесе Александр Мариев, ИбФО буенча Урман хуҗалыгы департаменты башлыгы Александр Орнатский, Татарстан буенча баш федераль инспектор Ринат Тимерҗанов катнашты.
Урман хуҗалыгы федераль агентлыгына шактый мөрәҗәгатьләр кергән. Шул сәбәпле, киңәшмәнең төп максаты булып 28.12.2013 № 415-ФЗ федераль законы кагыйдәләрен агач ташу, маркалау, сату-алу белән шөгыльләнүче агач әзерләүчеләргә һәм эшкәртүчеләргә, аны экспортлаучыларга аңлату, закончалык кагыйдәләрен куллануның бердәм практикасын формалаштыру тора.