Прогноз июньдәге гидрометеорологик торыш фактларына, Росгидрометның июль ае өчен озайлы температура һәм явым-төшем прогнозларына, күпьяклы корреляцион анализ нәтиҗәләренә нигезләнә. Янгын куркынычының күпьеллык уртача күрсәткечләрдән ашу ихтималы Идел буе федераль округы территориясендә прогнозлана.
Урманнарны янгыннан саклау идарәсе оператив штабының эш планына һәм Татарстан Республикасы урман фондындагы оештыру чаралары планына ярашлы рәвештә урман янгыннарын булдырмау чаралары күрелә. Заманча техникалы биш ПХС III һәм унсигез ПХС II янгын-химия станциясе Биектау, Кайбыч, Лениногорск, Лаеш, Саба районнарында тәүлек буе вахтада тора. Җирдән һәм һавадан патрульлек ителә. 609 кешедән торган 203 ирекле янгын дружинасы оештырылган, алар урманнарны алдан билгеләп расланган маршрутлар һәм графиклар буенча күзәтәләр.
Әлегәчә республика территориясендә урман янгыннары теркәлмәде.