ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы белгечләре Идел буе дәүләти технология университетында булдылар

2014 елның 7 июле, дүшәмбе

Бу көнне университет аудиторияләрендә кеше күп булды. Ректор Евгений Романов төрле елларда укып чыгучыларны каршы алды, алар арасында Татарстанның урман хуҗалыгы белгечләре дә бар иде.

Университетта иң өлкәне булган Урман хуҗалыгы факультеты – Россиядәге шундый профильле иң алдынгы факультетларның берсе. 2013 елда ул урман белгечләре әзерли башлауның 95 еллыгын билгеләп үтәчәк. Нәкъ шушы факультет нигезендә Югары урман мәктәбе төзелгән, соңра ул Идел буеның иң эре вузларының берсенә әверелгән.

Университетны тәмамлаучылар мондагы иң яңа урман хуҗалыгы инновацияләре, биологик лабораторияләр, ботаника бакчасы белән дә таныштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International