ТР урман хуҗалыгы министры Наил Мәһдиев Россия Җәмәгать телевидениесендә чыгыш ясаячак

2014 елның 8 июле, сишәмбе

ПРАВ?ДА!” ток-шоуының Россия Федерациясе территориясендәге урман янгыннарына багышланган тапшыруында РФ Федераль Җыелышы Дәүләт Думасының Табигый байлыклар, табигатьтән файдалану һәм экология комитеты депутатлары, Авиалесохрана белгечләре, фән вәкилләре катнашачак. Программаны әзерләүчеләр, Татарстан Хөкүмәте һәм Урман хуҗалыгы министрлыгы үткәрә торган чаралар турында сөйләвен үтенеп, ТР урман хуҗалыгы министры Наил Мәһдиевка да мөрәҗәгать иткәннәр. (Шул чаралар нәтиҗәсендә Татарстанда инде өч ел рәттән урман янгыннары чыкмый.)

ПРАВ?ДА!” (ОТР) ток-шоуы эфирга 9 июльдә 19.30да чыга.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International