Казан дәүләт аграр университетында урман хуҗалыгы һәм экология факультетын тәмамлаучыларга дипломнар тапшырылды

2014 елның 9 июле, чәршәмбе

Тантанада Казан дәүләт аграр университетының урман хуҗалыгы һәм экология факультеты деканы Людмила Пухачева сүзне министрлыкның эшләр башкаручысы Гадел Галиуллинга биргәндә, бу уку елында факультет һәм Урман хуҗалыгы министрлыгы арасында кадрлар әзерләү һәм республика урман хуҗалыгын фәнни-техник тәэмин итү буенча хезмәттәшлек дәвам итте, дип белдерде.

Г.Галиуллин, чыгарылыш төркемен котлаганнан соң, министрлык урман хуҗалыгы оешмаларына эшкә яшь, укымышлы, оста белгечләр килүен тели, аларга биредә хезмәт, иҗат һәм фәнни эшчәнлек буенча барлык мөмкинлекләр булдырылачак, дип ышандырды.

Дәүләт хезмәте һәм кадрлар мәсьәләләре секторы мөдире Гадел Баязитов исә укып чыгучыларны республиканың урман хуҗалыгы оешмаларындагы вакантлы урыннар белән таныштырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International