Казан милли технологик тикшеренүләр университетында булачак агач эшкәртү технологларына дипломнар тапшырылды

2014 елның 10 июле, пәнҗешәмбе

10 яшь белгеч (икесе кызыл диплом иясе) Татарстанның һәм Россиянең Казан, Яшел Үзән, Чаллы һәм башка шәһәрләрендәге урман индустриясе һәм агач эшкәртү предприятиеләрендә эшләргә әзер. Алар арытаба агач эшкәртү, яңа материаллар, агач эшләнмәләр булдыру һәм аларны камилләштерү эшенә кушылачак.

“Агач материаллар эшкәртү” кафедрасын тәмамлаучыларга дипломнар тапшырганда урманчылыкның эшләр идарәчесе Гадел Галиуллин: республиканың урман индустриясе комплексы урман хуҗалыгы белән бергә үсә. Зур һәм заманча Kastamonu Integre агач эшкәртү заводын төзү төбәгебезнең урман индустриясе комплексын үстерүдә яңа баскыч булып тора. Аның артыннан йорт җиһазлары чыгара торган предприятиеләр дә төзелер, һәм димәк университет тәмамлаучылар өчен яңадан-яңа эш урыннары да булыр, дип белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International