Татарстан урман хуҗалыгы министры Наил Мәһдиев республика урман кисүчеләре командасын бүләкләде

2014 елның 13 июле, якшәмбе

Быел Татарстан июнь азагында Киров шәһәрендә узган “Урман кисүче – 2014” бөтенроссия һөнәри осталык конкурсында беренче тапкыр катнашты. Беренче катнашуга һәм Россиянең барлык төбәкләреннән килгән тәҗрибәле көндәшләр күп булуга карамастан, Татарстан урман кисүчеләре – “Урман” дәүләти бюджет идарәсенең җыелма командасы уңышлы чыгыш ясады.

ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының рәхмәт хатларын һәм кыйммәтле бүләкләрен министр Наил Мәһдиев команда капитаны, “Нурлатлес” идарәсе директоры Спартак Еливановка, Саба урман хуҗалыгы һәм “Нурлатлес” идарәсе мастерлары Станислав Марининга, Николай Гришаковка, Рәмил Закировка, Иван Дружковка, Валерий Ивановка тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International