Студент отрядларының республика үзәге урманнарны төзекләндерү буенча “Яшел патруль” отрядлары оештыру белән генә түгел, яшьләргә һәм мәктәп балаларына һөнәри юнәлеш һәм хезмәт тәрбиясе бирү белән дә шөгыльләнә. Беренче хезмәт һәм ял лагеры Матюшино участок урманчылыгында ачылды. Лагерь сменасы программасында – урманга һәм урман питомнигына хуҗалык ярдәме, спорт ярышлары, ял кичәләре. Беренче отрядка мәктәп урманчылыкларында тәрбияләнүчеләр, шулай ук экология һәм урман тормышы белән кызыксынучы башка мәктәп балалары кертелде.