Сабакчалы имән республиканың яшел символы булырга мөмкин

2014 елның 15 июле, сишәмбе

“Россия аллеясы” бөтенроссия патриотик акциясе кысаларында үткәрелә торган интернет аша тавыш бирүдә Севастопольнең Җиңү паркында корылачак беренче Россия аллеясында Татарстан символы буласы үсемлек билгеләнә. ruspriroda.ru порталында иң күп тавышлар сабакчалы имәнгә бирелгән, аның артыннан юкә һәм нарат килә.

Тавыш бирү 31 августка кадәр барачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International