Татарстан урманчылары делегациясе “Interforst-2014” халыкара урман күргәзмәсендә катнаша

2014 елның 18 июле, җомга

Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы һәм БМОның индустриаль үсеш буенча Глобаль экология фонды (ЮНИДО) арасында икеяклы хезмәттәшлек кысаларында урман хуҗалыгы министры Наил Мәһдиев җитәкчелегендәге Татарстан делегациясе Германия Азык-төлек, авыл хуҗалыгы һәм кулланучылар хокукларын яклау федераль министрлыгы тарафыннан дүрт елга бер үткәрелә торган 12нче INTERFORST-2014 халыкара күргәзмәсендә катнаша.

Мюнхенда узучы INTERFORST-2014тә агач эшкәртү өлкәсендәге заманча технологияләр күрсәтелә. Күргәзмә белән янәшә фәнни конференцияләр дә үткәрелә. Россия-Германия урман фәнни конференциясе планына министр Наил Мәһдиевның чыгышы да кертелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International