Урман хуҗалыгы министры Наил Мәһдиев эш визиты белән Австрия республикасында булды һәм Берләшкән Милләтләр Оешмасының индустриаль үсеш (UNIDO) буенча генераль директоры Филипп Шолтес (Philippe R.Scholtes) әфәнде белән очрашты. Алар ЮНИДО һәм Глобаль экология фонды белән бергә Татарстанның эре елга буйларындагы сулык саклау зоналарына урман утырту проектын тикшерделәр.
Визит барышында Наил Мәһдиев Австрия Җир, урман хуҗалыгы, әйләнә-тирәлек һәм экология министрлыгының Урман хуҗалыгы департаменты директоры урынбасары Johannes Shima әфәнде белән дә очрашты, анда Татарстанның урман хуҗалыгы турында доклад укыды.