Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгында “Куйбышев һәм Түбән Кама сусаклагычларының сулык саклау зоналарына урман утырту, шулай ук Татарстан Республикасында “Россия имәнлекләре” фәнни-җитештерү үзәге төзү” дигән темага киңәшмә үткәрелде

2014 елның 1 августы, җомга

Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы бинасында “Куйбышев һәм Түбән Кама сусаклагычларының сулык саклау зоналарына урман утырту, шулай ук Татарстан Республикасында “Россия имәнлекләре” фәнни-җитештерү үзәге төзү” дигән темага киңәшмә үткәрелде. Анда БМОның ЮНИДО проектының Россиядәге милли координаторы Б.М.Мельничук, Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгыннан, Татарстан Экология һәм табигый байлыклар министрлыгыннан, Татарстанның 20дән артык иҗтимагый экологик оешмасыннан вәкилләр, журналистлар катнашты.

Проектны Татарстан Республикасының иҗтимагый экологик оешмалары, галимнәре уңай бәяләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International