РФ Дәүләт Думасы, ТР Экология министрлыгы вәкилләреннән торган эш төркеме республика урманчылыкларында булып китте. Норлат мәктәп урманчылыгында аларны эчтәлекле программа белән каршы алдылар. “Урман метросы” дип аталган бәйрәмдә кунаклар һәм балалар “Ботаника” станциясендә ылыслы агачларны таныдылар, “География” станциясендә төбәкнең үсемлекләрен бәян иттеләр, “Математика” станциясендә 1 гектар урманда ничә кубометр агач барлыгын исәпләделәр. Ә иң үзенчәлеклесе – “Театр” станциясе булды: анда “Гөмбәле республика” командасы президент булырга омтылган һәр депутатны аерым бер гөмбә итеп сүрәтләде, ул депутат анда үз экологик программасын сөйләргә тиеш булды.
Кунаклар мәктәп урманчылыгының, шулай ук Татьяна Ивановна Чибидина җитәкләгән Урман музееның эшенә югары бәя бирделәр.