Казан арты урманнарын җыештыруга студентлар кушылды

2014 елның 5 августы, сишәмбе

Республика урманчылыкларында дүртенче ел инде урманнарны төзекләндерү буенча студент отрядлары эшли. “Урман патруле” отрядының үзенчәлеге шунда ки – анда катнашучылар барысы да урман профильле уку йортларыннан: Лубян урман-техник колледжыннан, Зәй политехник колледжыннан һәм Казан аграр университетыннан тупланган. Күбесенең урманда сигез сәгать эшләве, вуз җитәкчелеге белән килешенү буенча, җитештерү практикасы дип тә санала. Шәһәр яны урманнарын санитар чистарту 10 мең гектардан артык мәйданда башкарыла.

“Урман патруле” отряды белән очрашуга ТР урман хуҗалыгы министры Наил Мәһдиев килеп, эш, көнкүреш һәм ял шартлары белән кызыксынды. Студентлар аңа Шәһәр яны урманчылыгы территориясен һәм юл буйларын коры-сарыдан, чүп-чардан чистартулары турында сөйләделәр. Отрядның шундый эшләре яңа уку елы башланганчы барачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International