Узган уку елы Лубян урман-техник колледжы өчен уңышлы булды: ул “Россия Федерациясенең иң яхшы колледжлары” милли конкурсы лауреаты булды, аның студентлары бөтенроссия яисә региональ һөнәри һәм спорт ярышларында призлар һәм лауреат дәрәҗәләре яуладылар.
2012 елда Лубян урман хуҗалыгы техникумы ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы карамагына күчкәннән соң аның матди-техник базасы шактый яхшырды, студентлар урман кисү буенча практик күнекмәләрне заманча техникада – харвестер һәм форвардерда, ә агач әзерләү күнекмәләрен агач эшкәртү цехында алалар.
ТР урман хуҗалыгы министрының беренче урынбасары Харис Мусин колледж коллективына 20 компьютер бүләк итте. Аннары студентлар ашханәсе төзелеше белән танышты.