Россия Федерациясе табигый байлыклар һәм экология министры урынбасары – Рослесхоз җитәкчесе В.А.Лебедев һәм Россия Урман эшмәкәрләре һәм экспертлары берлеге президенты М.В.Тацюн Татарстанда “Урман кисүче-2015” чемпионатын һәм “Урман һәм кеше” форумын үткәрү турында фикер белдерделәр. Исегезгә төшерәбез: быел июнь аенда Татарстанның Саба районында урман кисүчеләрнең I “Урман кисүче-2014” республика конкурсы үткәрелде, шул ук июнь аенда Киров өлкәсендә үткәрелгән “Урман кисүче-2014” Россия чемпионатында Министрлыкның җыелма командасы уңышлы чыгыш ясады. Сентябрьдә исә Татарстан урман белгечләренең Швейцариядә узачак Урман әзерләүчеләр чемпионатына танышу өчен баруы ният ителә.
Мирон Тацюнның мөрәҗәгатендә республиканың төрле кимәлдәге урман хуҗалыгы чараларында уңай тәҗрибә туплавы, аларда катнашучыларның һәрчак югары оешканлык күрсәтүе турында әйтелә.