ТР Мәгариф министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Саба районында 350 база мәктәбе директорлары секцияләрдә эшләячәк. 7 бәхәс мәйданында директорлар мәктәп мәгарифен үстерүнең көнүзәк мәсьәләләрен тикшерәчәкләр. Секциянең пленар утырышы Саба районы Шәмәрдән лицеенда үткәрелә, анда мәктәп мәгарифен үстерү турында төп доклад белән Татарстан премьер-министры урынбасары, мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов чыгыш ясаячак.
Мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсенең Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашындагы пленар утырышы “Татарстан: инновацион төбәк мәгарифе” дигән тема буенча 15 августта үткәрелә.
Саба районы Урманчылык бистәсендә уннарча ел буе урманчылык программасы буенча эшләүче мәктәп бар. Анда укучылар – мәктәп урманчылыгында тәрбияләнүчеләр берничә тапкыр урманчылык һәм экология конкурсларында лауреат булдылар. Үз уңышлары турында алар киңәшмә алдыннан Байлар Сабасында ачылачак күргәзмәдә сөйләячәкләр.
Саба урманчылыгы 2011 елда Мәктәп урманчылыклары бөтенроссия съездында катнашучыларны һәм 2012 елда юниорларның “Үсенте” бөтенроссия конкурсы финалчыларын да кабул иткән иде.