ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында БР урман хуҗалыгы министры Динир Әхмәтҗанов белән очрашу булып узды

2014 елның 19 августы, сишәмбе

Башкортстан делегациясен Татарстан урман хуҗалыгы министры Наил Мәһдиев тәбрикләде. Министрның беренче урынбасары Харис Мусин башкорт коллегаларны – министр урынбасары Ришат Шәрәфиевны, хокук һәм кадрлар эше бүлеге башлыгы Венер Вахитовны һәм экономика, планлаштыру һәм административ түләүләр бүлеге башлыгы Ирек Шәрәфетдиновны ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының структурасы белән таныштырды. Очрашу вакытында сүз урман хуҗалыгының үзенчәлекләре һәм ике республикада да кабул ителгән урман идарәсе моделенең өстенлекләре турында барды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International