Узган ял көннәрендә республиканың урман каравылы янгыннарга юл куймады.
Министрлыкның региональ диспетчерлык идарәсе пункты тәүлек буе эшли, дежур диспетчерның телефоны 8 (843) 221-37-95, Рослесхоз Федераль диспетчерлык хезмәтенең туры линияле бердәм номеры 8-800-100-94-00. Хәзергәчә Министрлыкның региональ диспетчерлык идарәсе пункты белгечләре республиканың Минзәлә, Буа, Чистай, Яңа Чишмә, Түбән Кама, Лениногорск, Алабуга, Биектау, Лаеш һәм башка районнарындагы авыл хуҗалыгы берәмлекләре җирләрендә 1174.22 га мәйданда 245 яну очрагын (контрольсез авыл хуҗалыгы яндыруларын) теркәде.
Шундый хәбәрләр килгәндә Министрлыкка караган оешмаларның көч һәм чаралары, утның урман массивларына күчүенә юл куймау өчен, шундук яну урынына чыгып китә. Аларның һәм ГтХМның янгын сүндерү службаларының үз вакытында эш итүе аркасында ут беркайда да урман массивларына күчә алмады.