Быел март аенда Адам Смит институты (Adam Smith CONFERENCES. Forestry) үткәргән тикшеренү нәтиҗәләре буенча, Россиянең һәм чит илләрнең эре урман бизнесы вәкилләре урман тармагына инвестицияләр салу өчен иң кызыктыргыч төбәк дип Татарстан Республикасын атыйлар.
Мондый өстенлек бирүне алар Татарстан урман тармагының тотрыклы, ышанычлы булуы, озайлы программаларга һәм бүленгән чараларга ярашлы рәвештә үсүе белән аңлаталар.