Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы һәм “Төньяк-көнбатыш магистраль нефть үткәргечләр” ААҖ арасында Күпьяклы хезмәттәшлек урнаштыру турында килешүгә кул куелды

2014 елның 21 августы, пәнҗешәмбе

“Шәһәр яны урманчылыгы” ДКИнең Иске Казан участогында урнашкан Өченче типтагы “Биектау” янгын-химия станциясе территориясендә ТР урман хуҗалыгы министры Наил Мәһдиев һәм “Төньяк-көнбатыш магистраль нефть үткәргечләр” ААҖ генераль директоры Рифгать Хәкимов Хезмәттәшлек турында килешүгә кул куйдылар.

“Төньяк-көнбатыш магистраль нефть үткәргечләр” ААҖнең нефть үткәргечләре 14 урманчылыкта арендаланган 335 гектар мәйданны биләп торалар. ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы аның белән бу мәйданнарның янгын куркынычсызлыгы буенча хезмәттәшлек итә.

Хәйрия ярдәме кысаларында Рифгать Хәкимов Шәһәр яны урманчылыгына “Онежец-320” чылбырлы тракторын тапшырды, трактор Татарстан урманнарын саклау техникасы паркына кушылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International