ТР урман хуҗалыгы министры Наил Мәһдиев БМОның Европа экономик комиссиясенең Урманнар һәм урманчылык тармагы комитетының 72нче сессиясен әзерләп үткәрү буенча оештыру комитеты утырышында катнаша

2014 елның 27 августы, чәршәмбе

2014 елның 18-21 ноябрендә Берләшкән Милләтләр Оешмасының Европа экономик комиссиясе (БМО ЕЭК), Урман хуҗалыгы федераль агентлыгы, Россия Федерациясе Чит ил эшләре министрлыгы һәм Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы белән берлектә, БМО ЕЭК Урманнар һәм урманчылык тармагы комитетының 72нче сессиясен үткәрә.

Сессиядә дөнья урманчылык берләшмәсе белгечләре һәм галимнәре урман секторының глобаль һәм региональ кимәлләрдә “яшел экономика” шартларын формалаштыруда катнашу мөмкинлекләрен тикшерәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International