«Кичкетаң» тыюлыгы белгечләре, мәктәп балалары белән бергә, Бөтенроссия экологик өмәсендә катнаштылар

2014 елның 2 сентябре, сишәмбе

Бөтенроссия экологик өмәсенең максаты булып Россия төбәкләренең экологик торышын яхшырту, яшь буында экологик культура һәм ватанчыллык тәрбияләү тора.

Кичкетаң авылындагы яшел территорияләрне чүп-чардан чистарткач, өмәдә катнашучылар мәдәният һәм ял паркына җыелып, күңел ачу һәм өйрәнү чараларында катнаштылар.

“Кичкетаң” тыюлыгы белгече Әлфия Нуриманова өмәдә катнашкан балаларга рәхмәт әйтте. “Олылар белән бергә яшел өмәләрдә катнашканда сез өлкән буынның табигатьне чын күңелдән яратуын, әйләнә-тирәлекне чиста сакларга тырышуын күрдегез. Белем көне алдыннан сез, төрле милләт балалары, бер гаиләдәй булып, чиста җирдә яшәргә һәм саф һава суларга теләвегезне күрсәттегез”, – дип белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International