Балаларга экологик белем бирү өлкәсендәге күпьеллык һәм нәтиҗәле хезмәтләре өчен Әгерҗе районы укытучыларына ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының Рәхмәт хатлары тапшырылды

2014 елның 5 сентябре, җомга

Татарстан Дәүләт Советына депутатлар сайлау кампаниясе чорында Әгерҗе районында үткәрелгән халык җыеннарында “Кичкетаң” дәүләти табигать тыюлыгы директоры Әһли Фәйзуллин Министрлык бүләкләрен Кичкетаң урта мәктәбе укытучысы Т.И.Ганиевага, Исәнбай урта мәктәбе укытучысы Э.Ф.Латыйповага, Бима урта мәктәбе укытучысы Л.З.Юзыкаевага тапшырды. Аларга рәхмәт әйтеп, арытаба да уңышлы хезмәттәшлеккә ышаныч белдерде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International