ТР Урман хуҗалыгы министрлыгында «Иң яхшы урманчылык 2014» республика смотр-конкурсына йомгак ясалды

2014 елның 5 сентябре, җомга

Конкурста оешманың урман хуҗалыгын алып бару кимәле, урман кишәрлекләрен төзекләндерүе, аларда кече архитектура формалары һәм янгынга каршы пропаганда чаралары булу исәпкә алынды. Министрның беренче урынбасары Харис Мусин рәислек иткән комиссия беренче урынны “Саба урманчылыгы” дәүләти казна оешмасына (җитәкче-урманчысы В.Гыйззәтуллин, икенче урынны “Шәһәр яны урманчылыгы” дәүләти казна оешмасына (җитәкчесе-урманчысы И.Кәшфиев), өченче урынны “Әгерҗе урманчылыгы” дәүләти казна оешмасына (җитәкче-урманчысы А.Данилов) бирде.

Саба урманчылыгы коллективына ВАЗ-21214 (Нива) базасындагы урман саклау автомобиле һәм Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгының Мактау грамотасы, ә Шәһәр яны һәм Әгерҗе урманчылыкларына – компьютерлар һәм министрлык грамоталары биреләчәк.

Комиссия конкурста “Аксубай урманчылыгы”, “Биләр урманчылыгы”, “Зәй урманчылыгы”, “Кама урманчылыгы”, “Кызыл Йолдыз урманчылыгы”, “Мамадыш урманчылыгы”, “Минзәлә урманчылыгы”, “Норлат урманчылыгы”, “Идел буе урманчылыгы” һәм “Лубян урманчылыгы” дәүләти казна оешмаларының да актив катнашуын билгеләп үтте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International