«Урманчылар ишек ача» бөтенроссия акциясе кысаларында Минзәлә урманчылыгы шәһәр мәктәпләре өчен экскурсия үткәрде

2014 елның 8 сентябре, дүшәмбе

Урманчылык кунаклары өчен экскурсияне урман саклау инженеры Илдар Ганиев һәм урман яңарту инженеры Венера Фастеева үткәрде. Урман дөньясына сәяхәт питомник белән танышудан башланды. Мәктәп балаларына үсентеләр үстерүнең бөтен барышы күрсәтелде. Шуннан соң алар яланга чыгып, урманның ничек үсүе, аңа кемнең дус, кемнең дошман булуы, урманнарны урлап кисүләрдән һәм янгыннардан саклау, урманнарны үстерү һәм саклау өчен урман хуҗалыгы эшчәннәренең күпме хезмәт куюы турында әңгәмә тыңладылар.

Балалар бигрәк тә 2нче типтагы янгын-химия станциясен кызыксынып карадылар. Анда аларга янгын техникасының ничек эшләвен ясалма “янгын” оештырып күрсәттеләр. Ут белән саксыз кылануның табигатькә нинди зыян китерүен аңлаттылар. Экскурсия урман кишәрлегендә корылган кечкенә агач йортта тәмамланды, анда балалар тәмле чәй эчтеләр, урманчылардан истәлекле бүләкләр кабул итеп алдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International