ТР Югары Ослан Районы Октябрь урта мәктәбе урманчылыгына «Авиалесохрана» федераль идарәсенең Рәхмәт хаты тапшырылды

2014 елның 9 сентябре, сишәмбе

Рәхмәт хаты мәктәп урманчылыгына 2014 елгы янгын куркынычы сезонындагы эшләре өчен бирелде. Октябрь мәктәбендә узган уку елыннан бирле Идел буе урманчылыгының урман саклау инженеры Рөстәм Исмәгыйлев Урман дәресләре үткәрә. Быел яздан алып мәктәп балалары, остазлары белән бергә, урманнарны янгыннардан авиация белән саклаучы “Авиалесохрана” үзәк базасының һәм “Балаларның федераль экология-биология үзәге” читтән торып укышлы экология мәктәбенең “Урманнарны янгыннан бергәләп саклыйк!” акциясенә кушылдылар. Шул белем-тәрбия проекты кысаларында урамнарда флэш-моблар оештырып, үзләре ясаган листовкаларны һәм проспектларны таратып һәм ябештереп йөрделәр, халыкка урманда янгын куркынычсызлыгы һәм үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен аңлаттылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International