Яңа уку елында Татарстанда ике йөздән артык кеше урман белгечлекләренә укый башлады

2014 елның 10 сентябре, чәршәмбе

ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының дәүләти хезмәт һәм кадрлар мәсьәләләре секторы белешмәләре буенча, урманчылык юнәлешендәге уку йортларына ике йөздән артык кеше укырга кергән. Лубян урман-техник колледжының ишекләре 126 укучы өчен ачылган, Казан дәүләт аграр университетының урман факультетына 95 студент алынган. Укырга керүчеләр саны, тулай планнарга бәйле рәвештә, элекке кимәлдә калган.

Россия Федерациясенең урманчылык вузларына һәм техникумнарына барлыгы алты меңнән артык кеше укырга кергән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International