Юниорларның халыкара урман конкурсында татарстанлы җиңде

2014 елның 12 сентябре, җомга

Санкт-Петербургта Юниорларның XI халыкара урман конкурсында катнашучыларны һәм җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булып узды.

Нева ярындагы шәһәргә яшьләр дөньяның 27 иленнән, шул исәптән Бразилиядән, Көньяк Африка Республикасыннан, АКШтан, Малайзиядән, Буркина-Фасодан, Монголиядән, Вьетнамнан, Норвегиядән җыелган иде.

“Катнашучыларның дәрәҗәсе елдан-ел күтәрелә, – дип ассызыклады Рослесхоз җитәкчесе урынбасары Александр Панфилов. – Конкурска бик күп кызыклы проектлар һәм идеяләр күрсәтелде. Жюрига эш катлаулы булды.”

Ике көн эчендә төрле илләрдән килгән экспертлар 44 доклад тыңладылар. Судьялар коллегиясе 15 кешедән торып, шуларның бишесе Россиядән иде.

Нәтиҗәдә өченче урынны Азербайҗан һәм Россия вәкилләре, икенче урынны Вьетнам һәм Кыргызстан вәкилләре бүлеште. Ә төп җиңүче өчен булган бәллүр шар Россия вәкиленә – Арча районы Үрнәк бистәсенең урманчылык мәктәбендә укып чыкканнан соң КФУ студенты булган Марат Зәйнуллинга бирелде. Мәктәптә укыган елларында Марат “Табигать варислары” исемле мәктәп урманчылыгында шөгыльләнгән.

“Конкурста катнашучыларның барысын да котларга телим, – диде “Рослесозащита” ФБО директоры Владимир Солдатов. – Бер нәрсә телим: барысы да һөнәр алып, аны яратсыннар иде. Бик кызыклы һәм гомерлек бит ул!”

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International