Экологик сукмак – эстетик, табигать саклау һәм тарихи әһәмияткә ия булган төрле экологик системалар һәм башка табигый объектлар, архитектура һәйкәлләре аша уза торган махсус җиһазланган маршрут булып тора. “Табигать белән тату” экологик сукмагы 2013 елның көзендә Красный Бор авылы янындагы кеше кулы тимәгән нарат урманыннан алып Кама яры буендагы күлләргә һәм чишмәләргә кадәр салына башлаган иде. Аны салу фикерен беренче башлап урман белгече Илдус Мөдәрисов һәм Красный Бор мәктәбе укытучысы Жанна Яковлева әйткән иде.
Сукмакны коры-сарыдан һәм ауган агачлардан Әгерҗе урманчылыгының Красный Бор участогы белгечләре һәм Красный Бор мәктәбе укучылары чистартты.
Виталий Коробейников кул астында булган агач-могачтан төрле җәнлек, кош, гөмбә сыннары ясады, аңа бу эштә урман остасы Марат Мәгъсүмов ярдәм итте. Шул сыннар да сукмак буена тезеп урнаштырылды.
Экологик сукмактан һәр теләгән кеше уза ала. “Ласка” приюты балалары һәм тәрбиячеләре, тернәкләндерү үзәге пенсионерлары һәм Красный Бор авылы халкы монда экскурсия белән еш килеп тора. Аерым кышкы маршрут та булдырылды.