Казахстан башкаласына Урман транспорт компаниясеннән Камаз белән Татарстанда үсә торган урман һәм бизәү агачлары үсентеләре – нарат, карагай, чыршы, туя, барбарис һәм башкалар җибәрелә. Аларны Урман хуҗалыгы министрлыгының урман яңарту һәм үрчетү бүлегенең башкаручы консультанты Илдар Хәлилов озата бара.
Республиканың “яшел илчеләре” ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы экспозициясенә дә кертеләчәк. Анда шулай ук Урман селекция-орлыкчылык үзәгенең макеты, урман хуҗалыгының үсеше һәм Татарстан белән Казахстан урманчылары арасында хезмәттәшлек турында сөйләүче стендлар һәм бармак йөртешле мониторлар куелачак.