Котлауда болай диелгән:
“Хөрмәтле коллегалар! Сезне һөнәри бәйрәм – Урман эшчәннәре көне белән котлыйм!
Узып барган “урман елыбыз” бик киеренке һәм бай эчтәлекле булды. Бу елда без Россия Федерациясе Президентының, Россия Федерациясе Хөкүмәтенең тармакны нәтиҗәлерәк, конкуренциягә сәләтлерәк, инвестицияләр өчен кызыклырак итү турындагы йөкләмәләрен үтәү белән шөгыльләнәбез. Без, атап әйткәндә, урман законнары чыгару буенча кайбер мөһим нәтиҗәләргә итештек – 12 федераль закон проекты һәм 40тан артык норматив акт әзерләнде. Бу илнең урман хуҗалыгы үсешенә ныклы этәргеч булыр дип ышанабыз. Урман хуҗалыгы федераль агентлыгының һәм аның тармак оешмаларының, хакимиятнең, җәмәгатьчелекнең һәм бизнесның узган елгы нәтиҗәләргә үзләреннән зур өлеш керткән барлык вәкилләренә рәхмәт белдерергә телим.
Бүгенге эшләребезнең нигезендә урман байлыкларын милли байлык, Россиянең иң зур байлыкларыннан берсе дип тану ята. Без тармакның тарихын хөрмәт итәбез һәм яратабыз. Урман үстерү эшендә без үзебезне 300 елдан элегрәк Петр Беренче нигез салган урманчылык традицияләрен дәвам итүчеләр дип санарга тиешбез. Урманнарны, алардагы күптөрле үсемлек һәм хайваннарны, кабатланмас экологияне киләсе буыннар өчен саклап калырга безгә җаваплылык һәм һөнәри осталык дигән иң төп принциплар ярдәм итәр.
Иксез-чиксез ватаныбызның һәр почмагында урманга бирелгән кешеләр бар, алар үзләренең көндәлек игелекле хезмәтләре белән Россиянең урман байлыкларын саклау һәм арттыру эшенә өлеш кертәләр.
Урман хуҗалыгының барлык хезмәтчәннәренә, ветераннарына игелек һәм иминлек, сәламәтлек, киләсе эшчәнлекләре өчен бетмәс куәт теләм калам!”