ТР Премьер-министры Илдар Халиков министрлык коллективына урман хуҗалыгы министры Алмас Назыйровны тәкъдим итте

2014 елның 18 сентябре, пәнҗешәмбе

Министрлыкны 2010 елдан бирле җитәкләгән Наил Мәһдиев үз постын яңа эш урынына күчү сәбәпле калдырды.

“Иң мөһиме – мондый күчешләр һәр кешегә үзең яңа урында күрсәтергә мөмкинлек бирә”, – дип белдерде Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков үзенең тәбрикләү чыгышында.

Хөкүмәт башлыгы ТР Урман хуҗалыгы хезмәткәрләренә яңа министрны тәкъдим итте. Наил Мәһдиевка исә ТР Президенты, Хөкүмәте һәм парламенты исеменнән министр постындагы эшчәнлеге өчен рәхмәт әйтте һәм, аның эш дәверендә министрлык югары күрсәткечләргә иреште, дип белдерде. Аерым алганда, 2013 елда Татарстан агач җитештерүне оештыру һәм тәэмин итү буенча Россиянең иң яхшы субъекты дип танылган.

“Бик зур күләмле инвестицияләр, структур үзгәрешләр башкарылды, дәүләт структурасы кысаларында чын индустриаль кластер булдырылды. Бу яхшы мисал. Боларның барчасы эре инвестиция компанияләре белән партнерлыкта эшләнү дә мөһим”, – дип мактады Халиков элекке министрны.

ТР Премьер-министры 2013 елгы Универсиаданы үткәрүдә, Казанның тарихи үзәген яңадан торгызуда ярдәм иткән өчен, мәктәп яшеннән алып кадрлар әзерләгән өчен һәм башка шундый эшләр өчен аерым рәхмәтен дә белдерде.

Үз чиратында Наил Мәһдиев: ТР Урман хуҗалыгы министрлыгы бүген форма буенча да, эчтәлек буенча да яхшы хәлдә тора, урманнарны саклап тоту өчен кирәкле барлык инструментлар да эшкә җигелгән, дип белдерде. Элекке коллегаларына: “Урман хуҗалыгы министрлыгы һаман алга барсын өчен барысын да эшләгез,” – дип мөрәҗәгать итте.

Илдар Халиков яңа урман хуҗалыгы министрына министр портфеле һәм ТР Хөкүмәте әгъзасы значогы тапшырды.

Үзенең тәбрикләү чыгышында Алмас Назыйров: “Бу минем өчен аеруча истәлекле көн. 13 елдан соң кабат урман дөньясына кайтам. Урман – ул минем тормышым, язмышым, һөнәрем. Мин 26 елымны Татарстан урман хуҗалыгына бирдем”, – дип белдерде.

ТР урман хуҗалыгының яңа министры, Н.Мәһдиев тарафыннан төзелгән яхшы команда ярдәмендә урманнарны саклау һәм бәрәкәтле файдалану бурычына ирешү кыен булмас, дип ышандырды.

Белешмә өчен:

Назыйров Алмас Әмин улы 1956 елның 29 февралендә Татарстан АССР Арча районы Сеҗе авылында туган. 1981 елда Мари политехния институтын “урман хуҗалыгы инженеры” белгечлеге буенча тәмамлаган. 2004 елда Мәскәү экономика, статистика һәм информатика университетын тәмамлаган (“банк эше”). 2006 елда Идарә һәм хокук институтын тәмамлаган (“юриспруденция”).

Хезмәт эшчәнлеге:

1971-75 елларда – Лубян урман хуҗалыгы техникумы укучысы (ТАССР Кукмара районы Лубян э.б.);

1975-78 елларда – ТАССР Урман хуҗалыгы министрлыгының Идел буе механикалаштырылган урман хуҗалыгының Ключище урманчылыгында агач әзерләү мастеры;

1978-85 елларда – Татупрлесхозның Саба леспромхозының Сабабаш урманчылыгында агач әзерләү мастеры (ТАССР Саба районы Лесхоз бистәсе);

1985-88 елларда – Саба леспромхозының Үзәк урман пунктында агач әзерләү өлкән мастеры (ТАСС Саба районы Лесхоз бистәсе);

1988-89 елларда – Саба леспромхозының баш инженеры (ТАССР Саба районы Лесхоз бистәсе);

1989-2001 елларда – ТР Урман хуҗалыгы министрлыгының Арча урман хуҗалыгы директоры (ТР Арча районы Лесхоз бистәсе);

2001 елдан алып 2014 елның сентябренә кадәр Арча муниципаль районын җитәкләгән.

“Татар-информ” ИА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International