Һөнәри бәйрәм алдыннан ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың урман хуҗалыгы эшчәннәренә 50 «Нива» автомобиленең ачкычларын тапшырды

2014 елның 19 сентябре, җомга

21 сентябрьдә билгеләп үтеләчәк Урман хуҗалыгы эшчәннәре көне алдыннан Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республика урманчылыклары җитәкчеләренә “Нива” автомобильләре ачкычларын тапшырды.

Барыннан алда республика башлыгы урман хуҗалыгы эшчәннәрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады. “Бу бик мөһим тармак. Анда эшләүчеләр үз алларына куелган бурычларны үтәү өчен тиешенчә җиһазланган булырга тиеш”, – дип белдерде. Автомобиль ачкычларының ел саен бирелә килүен дә искәртеп узды.

Президент шулай ук 2010 елдан алып ТР Урман хуҗалыгы министрлыгын җитәкләгән Наил Мәһдиевка яңа вазифасында уңышлар теләде.

Уңышларны ул шулай ук яңа урман хуҗалыгы министры, моңарчы ТР Арча районы башлыгы булган Алмас Назыйровка да теләде. “Үз вакытында ул урман эшләреннән киткән булса да, күңеле урманга бәйле булып калды, урман эшен энәсеннән җебенә тикле белә. Алмас Әминович җитәкләгән Арча муниципаль районы да бүген югары кимәлдә”, – дип ассызыклады Р.Миңнеханов.

Татарстан урманчылары исеменнән республика башлыгына кылган ярдәмнәре өчен рәхмәтне Түбән Кама урманчылыгының җитәкче-урманчысы Айрат Минһаҗев җиткерде.

Наил Мәһдиев үз чыгышында Татарстанның урман хуҗалыгына зур игътибар бирелүен әйтте һәм моның өчен республика башлыгына рәхмәт белдерде. “Соңгы елларда республиканың урман хуҗалыгына 200дән артык автомобиль һәм төрле техника бирелде. Көчебез артты, җиһазларыбыз яхшырды”, – дип таныды. Тиздән республикада Европа күләмендә иң зур булган йомшак агач эшкәртү заводы ачылачагы турында сөйләде.

Яңа урман хуҗалыгы министры Алмас Назыйров, үз чиратында: “Урман хуҗалыгы алдында күп бурычлар тора. Без, урманчылар, Татарстан Президентына шундый җылы мөнәсәбәте һәм даими ярдәмнәре өче рәхмәтлебез. Үзебез дә ышанычны аклау өчен кулдан килгәннең барысын эшләрбез”, – дип белдерде.

Шуннан соң Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республика урманчылыклары җитәкчеләренә 50 “Нива” автомобиленең ачкычларын тапшырды.

Татар-Информ ИА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International