Хөрмәтле урман хуҗалыгы эшчәннәре!
Тармакның кадерле ветераннары!
Татарстан Республикасы исеменнән сезне һөнәри бәйрәмегез – Урман эшчәннәре көне белән чын күңелдән котлыйм.
Табигать безгә бәяләп бетергесез байлык, сөенеч һәм саулык чыганагы – урман бүләк иткән. Шул байлыкны саклау, арттыру һәм бәрәкәтле файдалану – һәркемнең бурычы. Безнең бу заманда индустриянең һәм шәһәрләрнең бик тиз үсүе урманнарны саклау мәсьәләсен тагы да кискенләштерде. Бу урманнары 1.2 млн гектар мәйданны биләп торган безнең республикага да кагыла.
Бүген Татарстан Республикасының урман хуҗалыгы актив рәвештә яңартыла: Европада иң зур булган Урман селекция-орлыкчылык үзәге ачылды, урманнарны янгыннан саклау өчен 3нче типтагы янгын-химия станцияләре булдырылды, яңа урманлыкларга нигез салынды, агач әзерләү эшләре сортимент технологиясе буенча алып барыла.
Урман хуҗалыгы тармагындагы барлык уңай үзгәрешләр һәм уңышлар – тармакның алтын кадрлары керткән өлеш ул. Республикабызда агач әзерләүчеләр һәм эшкәртүчеләр, экологлар, урманчылар – үз эшләренә чын күңелдән бирелгән югары квалификацияле белгечләр 7 меңнән артык.
Иң яхшы елларын яраткан эшләренә багышлап үткәргән урман хуҗалыгы ветераннарына да иң җылы теләкләремне юллыйм. Шунысы күңелле – сезнең хезмәтләрегез аркылы салынган традицияләр кадерләп саклана һәм яшь буынга тапшырыла.
Татарстан урман хуҗалыгының киләчәге зур. Сезнең ярдәмнәр белән тармак алдында торган барлык олы бурычларны үтәп чыгарга, урман комплексын чын-чынлап конкуренциягә сәләтле итәргә мөмкин булыр дип ышанам.
Республикабызның урман байлыкларын яклаучы һәм арттыручыларның барысына да уңышлар телим.
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов