Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте исеменнән урман хуҗалыгы эшчәннәрен һөнәри бәйрәмнәре белән Камил хәзрәт Сәмигуллин котлады

2014 елның 21 сентябре, якшәмбе

Сез мөһим һәм игелекле һөнәр ияләре, сезгә урман байлыкларыбызны саклау, бәрәкәтле файдалану һәм арттыру кебек җаваплы бурыч йөкләнелгән. Сезнең аркада планетабыз яшел кала бирә, һәм без кислородлы һава сулыйбыз.

Ислам кешеләргә Аллаһ Тәгалә тарафыннан бирелгән планета байлыкларына сак карарга куша. Бәяләп бетергесез табигатебезне киләчәк буыннар өчен саклау җаваплылыгы һәрберебезгә йөкләнгән.

Кеше үзе яшәгән дөньялыкка бәйле, ул аны юк итәргә хаклы түгел. Аллаһ исә үзе дә күркәм, күркәмлекне ярата да, һәм табигатьне Ул кеше күзенә хуш килерлек итеп яралткан.

Мөхәммәт пәйгамбәр (саллаллаһу галәйһи вәссәлам): “Агач утыртучы һәм аны җимеш бирә башлаганчы карап үстерүче кеше ахырда әҗерен күрер”, – дигән.

Урман бөтен илебезнең олы хәзинәсе булып тора, һәм нәкъ менә сез, урман эшчәннәре, төбәгебезне, аның барлык хуҗалык тармакларын бик тә кирәкле агач һәм аннан ясалган әйберләр белән тәэмин итәсез.

Барлык урман эшчәннәренә ныклы сәламәтлек, Татарстан Республикасы урманнарын саклау һәм арттыру эшендә зур уңышлар теләп калам.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International