Бүген “Алабуга” махсус экономик зонасында “Кастамону Энтегре” Төркия компаниясенең МДФ-панельләр һәм агач идән түшәмәләре чыгару заводы эшкә кушылды. Тантанада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Төркия урман хуҗалыгы һәм су ресурслары министры Вейсел Эроглу, “Хаят холдинг” компаниясе президенты Әхмәт Яхъя Кыгылы, ТР Премьер-министры Илдар Халиков, Россия Федерациясе индустрия һәм сәүдә министры урынбасары Георгий Каламанов катнашты.