Казахстан Республикасында Татарстан Көннәре кысаларында, 2014 елның 19-21 сентябрендә Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы делегациясе “Хан-Шатыр” үзәге янындагы мәйданда Министрлыкның экспозициясен оештырды. Анда республикада үсә торган урман токымнары һәм декоратив токымнар: гади нарат, тау нараты, себер карагае, сабакчалы имән, кызыл имән, гади корычагач, энәле чыршы, европа чыршысы, көнбатыш туя, барбарис, япон айвасы, япон спиреясы бар иде.
Экспозициягә шулай ук Урман селекция-орлыкчылык үзәге макеты һәм аның продукциясе – ябык тамыр системалы үсентеләр куелган иде. Тач-скринда Татарстанның урман хуҗалыгы турында фильм күрсәтелде. Күргәзмәгә куелган ябык системалы үсентеләрне Астана халкы күп сатып алды, күргәзмә вакытында алар 1 меңнән артык сатылды. Татарстанлылар үсентеләрне Астана шәһәренең яшелләндерү оешмаларына да тапшырдылар.
Татарстан Урман хуҗалыгы делегациясе визиты барышында Казахстан Урман һәм аучылык хуҗалыгы комитеты рәисе Б.О.Азбаев белән эшлекле очрашулар да булып үтте, ул исә Татарстанның урман хуҗалыгы кимәленә югары бәя бирде.